Казахстаннан катнашучылар, этләр белән кросс — Diginavis Иннополис трейл 2025 ничек узды

7 июнь көнне Иннополиста трейл форматындагы йөгереш узды — ярышта Казахстаннан һәм Россиянең 20 төбәгеннән меңнән артык спортчы катнашты.

Трейл ярышлары шәһәрдә 2023 елдан башлап уздырыла. Программа балалар өчен TIMERKIDS йөгерешләре белән башланды — 300 һәм 600 метрга йөгерешләрдә 200ләп бала катнашты. Шулай ук этләр белән кросс оештырылды: катнашучылар үз этләре белән бергә төрле категорияләрдә 3 чакрым араны үтте.

Төп дистанцияләр — 10 һәм 20 км — көннең икенче яртысында старт алды. Маршрут Идел юлы аша узды — ул Иделнең уң ярыннан узучы, 350 чакрым озынлыктагы җәяүлеләр маршруты.

Сораулар бармы?Безгә языгыз