Иннополис университеты белгечләре йөкләр китерү өчен яңа дрон булдырдылар һәм аны уңышлы сынап карадылар
Сынаулар вакытында дрон югары уку йортының җитештерү мәйданчыгыннан төп корпуска кадәр документлар күчергән, ә кире кайтканда — кафедан ашамлыклар һәм эчемлекләр. Гомуми 2 км ераклыктагы очыш 4 минут дәвам итте.
10 кг авырлыктагы дрон автоном рәвештә оча, очып китүне һәм утыртуны оператор контрольдә тота. Җайланманың крейсерлык тизлеге — 15 м/с.
Шулай ук Telegram-бот булдырылган, анда кулланучы курьер сыйфатында дрон чакыра алачак. Пилотсыз очкыч алдан билгеләнгән максималь куркынычсыз маршрут буенча оча. Йөк өчен контейнер автомат рәвештә ташлана.
Җәйгә бөтен шәһәр буйлап автоматлаштырылган ташуны эшләтеп җибәрү планлаштырыла.